Татарстанда укучыларны имтиханнан куып чыгарганнар
27 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы өч укучыны Төп дәүләт имтиханыннан куып чыгарырга мәҗбүр булганнар.
Алар үзләре белән телефон алып кергән була. Шуңа да аларның эше юкка чыгарылган. Әлеге укучылар Казанның Киров, Менделеевск һәм Баулы районнарыннан диелә.
Белүебезчә, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар төп дәүләт имтиханы рәвешендә дәүләт йомгаклау аттестациясе уза. Химия, информатика, җәмгыять белеме һәм әдәбият буенча имтиханны 28 меңнән артык укучы тапшырган инде.