Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Америка Советы арасында килешүләр
Татарстан Республикасы Хакимиятенең грантлар программасы һәм студентлар, укытучылар, фәнни кадрлар белән алмашу халыкара программалары кысаларында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары А.И. Поминова Россия Федерациясе буенча Америка Советының региональ директоры Брам Каплан белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында үтәчәк Россия һәм чит ил мәгариф оешмаларында, фәнни үзәкләрендә Татарстан Республикасының кадрларын укыту һәм киредән укыту буенча республика комиссиясе утырышын оештыру мәсьәләсе каралды. Бу эш 2009нчы елда Татарстан Республикасы Хакимияте тарафыннан биреләчәк грантларга конкурс игълан итәр өчен кирәк.
Биредә Татарстан Республикасы хакимияте булдырган грантлар программасы белән Америка Советы ярдәмендә 2009-2010 елларда АКШ югары уку йортларында белем алачак студент, аспирант һәм яшь галимнәрдән гаризалар алуны оештыру һәм әлеге программаны тәкъдир итү мәсьәләсен аеруча җентекләп тикшерделәр. Нәтиҗәдә, Америка Советы программасын тәкъдир итүләр октябрьнең беренче яртысында Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә, республикабызның байтак әйдап баручы югары уку йортларында планлаштырылган. Сайлап алу турын үтәргә теләүчеләрнең гаризалары октябрь урталарыннан ноябрь уртасына кадәр кабул ителәчәк.
Тагын бер мөһим мәсьәлә күтәрелде. Бу - чит илдә укуны дәвам итү шартларын булдыру. Чөнки теләкләре булган бар кешегә дә моны эшләүдә мәгънә юк. Киләчәктә Америка Советы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына үз күрсәтмәләре белән исемлекләр җибәрәчәк. Исемлек нигезендә кайбер студент-аспирантларның уку дәвамлылыгы озынайтылачак, диелгән министрлыкның рәсми сайтында.