Бүген Татарстанның 9 нчы сыйныфлары төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар
26 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген Татарстанның 9 нчы сыйныфлары төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) рәвешендә дәүләт йомгаклау аттестициясе (ГИА) уза башлый. Алар химия, информатика, җәмгыять белеме, әдәбият буенча имтихан тапшыра.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республикада 9нчыларның 4911е химиядән, 6999ы информатикадан, 16515е җәмгыять белеменнән, 447се әдәбияттан имтихан тапшырырга булган, ягъни шул фәннәрне сайлап алган.
Татарстанда быел төп дәүләт имтиханын тапшыруга 35 меңләп укучы язылган. Быел алар төп дәүләт имтиханы, рус теле һәм математика кебек, сайлап алу хокукы белән мәҗбүри тагын 2 имтихан тапшырырга тиеш була. Шунысы бар: 9 нчы классларда имтиханнарның гомуми саны 4тән артмаска тиеш.