"Әдәби җәүһәрләр" викториналарын үткән һәркемгә сертификат алу мөмкинлеге ачылды!
"Әдәби җәүһәрләр" викториналары белән кызыксынучы хөрмәтле кулланучылар!
Бәйге инде тәмамланды, әмма викториналарыбызда катнашучылар саны кимеми. Һәм әлеге викториналарда катнашкан өчен сертификатлар соратучылар да бар.
Шул сәбәпле, без викторинада катнашкан өчен түләүле электрон сертификат соратып алу мөмкинлеген бәйге тәмамланганнан соң да ачык калдырырга булдык. Моның өчен, викторинаны узгач, http://belem.ru/payment адресы буенча күчеп, викторина нәтиҗәләрен хәбәр итеп түләү башкарырга кирәк булачак. Заказлар 3 эш көне дәвамында тикшерелә һәм эшкәртелә. Сертификатка мәгълүмат язу өчен порталда профилегез тиешенчә тутырылган булырга тиеш!!!
Әлеге сертификат сезнең үзегез өчен теге яисә бу татар шәхесе һәм аның иҗатын белүегез дәрәҗәсен дәлилләүче документ булып торачак. Викторинаны нибары бер тапкыр гына үтәргә мөмкин, кабаттан викторинаны үтү, аның балларын арттыру мөмкин түгел. Үзегез алдында гадел булсагыз (башка кеше нәтиҗәләрен файдаланмасагыз), викторина нәтиҗәләре дә гадел булачак.
Әлеге сертификатлар бәйге вакытында бирелгән сертификатлардан аерылып торачак, сертификатлар номерсыз тапшырылачак.
Бәйге турында мәгълүмат: http://belem.ru/adabi-jauharlar.
- Таҗи Гыйззәткә багышланган викторина: http://belem.ru/adabi-jauharlar-09-15,
- Заһидә Бурнашевага багышланган викторина: http://belem.ru/adabi-jauharlar-10-15,
- Илдар Хановка багышланган викторина: http://belem.ru/adabi-jauharlar-11-15,
- Хәсән Туфанга багышланган викторина: http://belem.ru/adabi-jauharlar-12-15,
- Фатих Әмирханга багышланган викторина: http://belem.ru/adabi-jauharlar-01-16,
- Муса Җәлилгә багышланган викторина: http://belem.ru/adabi-jauharlar-02-16,
- Клара Булатовага багышланган викторина: http://belem.ru/adabi-jauharlar-03-16.