Мәктәп бизнес-компанияләрен укуга чакыралар
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Яшьләр казанышлары” Казан үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы мәктәп бизнес-компанияләренең IX Республикакүләм слетына әзерләнү максатыннан семинар уздыра. Укулар 13-17 октябрь көннәрендә узачак.
Семинарга гомуми белем бирү мәктәпләре, гимназия һәм лицейлардан җитәкчеләре белән 6 кешелек командалар чакырыла. Семинар барышында бизнес-план язу, виртуаль фондлы биржада уйнау, мәктәп бизнес-компаниясенең финанс хисап тотарга, “Икътисад һәм менеджментны модельләштерү” исемле компьютер икътисади программсында эшләргә өйрәтү һәм күп кенә башка кызыклы чаралар каралган.
Семинар Крутушка бистәсендә урнашкан “Байтик” компьютер лагерендә узачак. Бу чарада катнашырга теләге булганнар 3 октябьргә кадәр факс (843)292-68-98), телефон (843)260-55-29) яисә электрон почтага (tat@ksu.ru) “Яшьләр казанышлары” Казан үзәге директоры Татьяна Камалетдиновага гариза юлларга тиеш, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.