«Мәгариф өлкәсендә бәйлелекне кисәтү” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе
Бүген “Казан” милли мәдәни үзәгендә «Мәгариф өлкәсендә бәйлелекне кисәтү” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе ачыла. Чараны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Наркотикларга каршы комиссиясе оештыра. Конференция махсус мәгариф системасында, яшьләр эшләре буенча комитетта, мәгариф идарәләрендә һәм башкарма хакимият органнарында эшләүче белгечләргә, волонтер һәм күп кенә башка дәүләти һәм дәүләт карамагындабулмаган структура вәкилләре өчен уздырыла. Барлыгы җыенда 300гә якын кеше катнашачак. Өстәвенә, Россия Федерациясенең 25 субъектыннан вәкилләр катнашуы да планлаштырылган.
Конференция барышында мәгариф чаралары ярдәмендә яшьләр һәм үсмерләр мохитендә наркоманияне кисәтүнең актуаль теоретик һәм гамәли мәсьәләләре кузгатылачак. Чараның тагын бер максаты - наркоманиянең таралуына каршы эштә ведомстволарның үзара бәйләнеше нәтиҗәлелеген оештыру буенча Россия тәҗрибәсен өйрәнү.
Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән танышу өчен конференция кысаларында махсус күргәзмә оештырылачак. Биредә наркоманиянең таралуына каршы актив көрәшкән мәгариф оешмалары, бу өлкәдә алган премия ияләре күрсәтелә.