Казанда Таһир Якупов исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин
Казан урамнарының берсе мәшһүр татар җырчысы, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов исеме белән аталырга мөмкин.
Бу хакта бүген Таһир Якуповны яд кылып, каберенә чәчәкләр китерү чарасында билгеле булды. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казандагы урамнарның берсенә җырчы исемен бирү буенча документларны әзерләү процессы башланган. Әлегә, бу уңайдан, җитәкчелектән уңай яки тискәре җавап алынмаган.
“Параллель рәвештә, Таһир Якупов истәлегенә момориаль такта кую белән дә шөгыльләнә башладык. Әлеге такта җырчы яшәгән йортта урнаштырылачак. Инде аның проекты әзер”, - дип белдерде филармониянең матбугат хезмәте җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова.
Мемориаль тактаны танылган сынчы Асия Миңнуллинаның укучылары эшләгән.
Таһир Якуповның каберенә ташны танылган җырчы Габделфәт Сафин куйдыртканлыгын искәртик.