Иртәгә Тинчурин театрында Тумашев портреты ачыла
10 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Иртәгә Тинчурин театрында Тумашев портреты ачыла. Әлеге чарада җитәкчеләр, артистлар, Равил Рәхим улының туганнары, балалары, гомумән, тантанага килгән кунаклар катнашачак.
11 май көнне Тинчурин театрында дәһшәтле сугыш юлы кичкән, театр тормышында якты эз калдырган Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Рәхим улы Тумашев исемен мәңгеләштерү максатыннан, сәнгатькәрнең портретын ачу тантанасы була. Әлеге чара 13:00 сәгатьтә башлана.