Габдулла Тукай китап укучыларга тагын да якынайды
Татарстан китап нәшриятының Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан яңа китаплар нәшер итүе турында интернет челтәрендә инде бераз мәгълүмат бар иде. Без әлеге мәгълүматны нәшриятның үзеннән белешергә булдык.
Чыннан да, шушы көннәрдә нәшриятта Габдулла Тукайга багышланган 11 яңа китап дөнья күргән. Тагын 2 китап бүген-иртәгә басылып чыгачак.
Быелгы китаплар Габдулла Тукай иҗатына фәнни якын килеп әзерләнгәннәр. Шагыйрь шигъриятен тирәнтен анализлау белән беррәттән аның әсәрләрен системалаштырып бирү сизелә. Китаплар әдәбият һәм тел галимнәренә, педагогларга һәм тәрбиячеләргә, студентлар һәм Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынучы киң катлау укучыларга адресланып язылганнар.
Әлеге китаплар турында тулырак мәгълүматны Татарстан китап нәшриятының рәсми сайтында табарга мөмкин: http://tatkniga.ru.