Татарстанда "Тоталь диктант - 2016" рәсми мәйданчыклары расланды
6 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
16 апрельдә Татарстанда белем дәрәҗәсен тикшерү буенча "Тоталь диктант-2016" халыкара акциясен үткәрелү урыннары рәсми төстә билгеләнде. Быел теләгән барча кеше Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск һәм Иннополис шәһәрләрендә диктант яза ала.
Казанда мәйданчыклар:
Вахитов районы:
- КФУ (Казан федераль университеты), Кремль ур., 18 йорт;
- Халыклар дуслыгы йорты (Татарстан Халыклары ассамблеясе) Павлюхин ур., 57 йорт;
- КНИТУ-КАИ (А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты), Зур Кызыл ур., 11 йорт;
- КДМУ (Казан дәүләт медицина университеты), Бутлеров ур., 49 йорт;
- «Реальное время» газетасы редакциясе, Академик ур., 2 йорт;
- Циферблат» мәйданчыгы, Щапов ур., 47 йорт;
- «IТ-Парк» югары технологияләр технопаркы, Петербург ур., 52 йорт.
Яңа Савин районы:
- «Navigator\campus» роботехнопаркы, Мусин ур., 61в йорт.
Мәскәү районы:
- «Татар-информ» МА, Декабристлар ур., 2 йорт, брифинг-зал. Бу мәйданчыкта танылган телетапшырулар алып баручы Мария Веденеева диктантны әйтеп яздырачак. Федераль оештыручылар сайты буенча теркәү узарга мөмкин, диктант язарга теләүчеләргә исем-фамилияләрен pr@tatar-inform.ru. адресына да җибәрергә кирәк.
Совет районы:
- Казан кооператив институты, Николай Ершов ур., 58 йорт.
ТР Югары Ослан районы:
- Иннополис югары технологияләр шәһәре.
Чаллы:
- КФУ Инжиниринг үзәге, Тынычлык проспекты, 13А йорт.
Түбән Кама:
- Казан инновацион университетының (ИУЭП) Түбән Кама филиалы, Шинниклар проспекты, 44б йорт.
Әлмәт:
- КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалы, Төзүчеләр проспекты, 9б йорт.
Бөгелмә:
- КНИТУ-КАИ Бөгелмә филиалы, Кызыл Армия ур., 9 йорт.
Алабуга:
- КФУ Алабуга институты, Казан ур., 89 йорт.
Лениногорск:
- 2 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе, Моряков ур., 4 йорт.
Татарстанда диктантларны ТР рус теле укытучылары берләшмәсе, вузлар һәм ТР иҗтимагый оешмалары филологлары тикшерәчәк.
Казанда "Тоталь диктант" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Мәгълүмати партнерлар: «Татар-информ» МА һәм «Инде» интернет-журналы.