Татар теле укытучылары өчен семинар-практикум
23 Sep, 2008 Сылу 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институты агымдагы елның 1-3 октябрендә экспериментатор-татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикум оештыра. Биредә Р.Р. Нигматуллина авторлыгындагы «Татарча да яхшы бел –VIII» укыту-методик комплексын кулланучылар турында сүз бара.
Семинарның күләме - 16 сәгать.
Семинарда катнашырга теләк белдерүчеләр 1 октябрьдә 9:00дан алып 12:00гә кадә килеп җитеп, теркәү узарга тиеш, диелгән Институтның рәсми сайтында. Беркетелгән файлларда семинарның эшләү вакытын тәкъдим итәбез.