“Ел укытучысы-2008” Татарстан вәкиленнән башка дәвам итә
Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан Юсупов сараенда “Россиянең ел укытучысы - 2008” бәйгесенең 15 финалистына кече бәллүр пеликан тапшыру тантанасы узды.
Финалның беренче этабы Россиянең Төньяк башкаласы - Санкт-Петербургта 15 сентябрьдә үк старт алган иде. Катнашучыларга үз инновацион проектларын тәкъдир итү һәм ачык дәрес күрсәтү шарт итеп куелды. Интеллектуаль ярышта Россия Федерациясенең барлык регионнарыннан 74 иң яхшы мөгаллим катнашты. Алар арасыннан 15 финалист сайлап алынды.
Кызганыч, Татарстан вәкиле әлеге унбишлеккә керә алмый. Чаллының кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 44нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә немец телен укытучы Гүзәл Минһаҗева Татарстанның “Ел укытучысы - 2008” конкурсында җиңү яулагач, республика данын Россия масштабында яклау хокукын алган иде.
Бүгенге көндә мөгаллимнәр өчен дәрәҗәле саналган әлеге ярыш дәвам итә. Аның икенче-йомгак этабы бара. Финалистлар катнашучы-коллегалары алдында мастер-класс һәм лекция укырга тиеш. Абсолют җиңүченең исеме Мәскәүнең Зур Колонна залында аталып, аңа “Зур бәллүр пеликан” тапшырылачак. Тиздән булачак укытучы көненә бу, мөгаен, иң зур бүләк булачактыр.