"Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең җиденче финалисты билгеле булды
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр, татар дөньясын һәм аның күренекле шәхесләрен ихтирам итүчеләр!
"Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең беренче туры шуның белән тәмам. 31 март көнне бәйгенең җиденче финалисты - шагыйрә Клара ханым Булатованың тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторинаның җиңүчесе билгеле булды.
Финалистларны алда - финал турында ни көтә соң? Барлык 21 финалист - I, II һәм III урын яулаучылар 22 апрель көнне Габдула Тукайның туган авылы - Арча районының Кушлавыч авылында үткәреләчәк финал турына чакырылалар (2011 елда Белем.ру компаниясе әлеге авылда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан бәйге финалын оештырган иде - рәсемдә әлеге чарадан күренеш). Финалистларның барысын да Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлегенең (бәлки министрлыкларның да?) дипломнары һәм иганәчеләрнең бүләкләре көтә.
Викториналарда беренче урын алган җиңүчеләр бу көнне бәйгенең финал турында катнашачаклар. Бәйгенең финал туры жюри әгъзалары каршында үткәрелә, әлеге турда финалистларга узган викториналардагы шәхесләрнең (Таҗи Гыйззәт, Заһидә Бурнашева, Илдар Ханов, Хәсән Туфан, Фатих Әмирхан, Муса Җәлил, Клара Булатова) һәм Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатлары белән бәйле сораулар биреләчәк (әлеге чарага язучылар, депутатлар, җитәкчеләр, күренекле татар шәхесләре, телевидение һәм матбугат килүе көтелә).
22 апрель көнне Кушлавычта башка чаралар да үткәреләчәк. Мисал өчен, "Әкияттә кунакта" бәйгесе нәтиҗәләре игълан ителәчәк. Бу көннең тулы программасы белән соңрак танышырга мөмкинлек булачак.
Җиденче финалист кем соң? Финалист исеменә күчәр алдыннан, гадәттәгечә, кайбер статистик мәгълүматларга күз салыйк.
Хостер ягында проблемалар булып, бу көнне портал битләрен ачу кыенлашуга карамастан, викторинада катнашучылар саны бу юлы да даими калды. Тагын шунысы сөенечле - викторинада 40% барьерны үтә алмаган бер кулланучы да булмады! Димәк, Белем.ру порталы кулланучылары Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗаты белән чыннан да кызыксынып торалар.
Барлык кулланучылар арасыннан 27 кулланучы Клара Булатова турындагы сорауларның 75%ннан артыгына дөрес җавап бирде. Ә 6 кеше, гомумән, 90%тан югары нәтиҗәгә иреште.
Иң күп баллны - 100 дән 97 балл - ике кеше җыя алды. Кызык, аларның икесе дә викторинаны үтү өчен якынча бер үк вакыт (якынча 6 минут) сарыф иткәннәр. Хәтта икесенә берьюлы беренче урын бирсәң дә була торган. Әмма, lilies.safina2013@yandex.ru исемле кулланучы порталда үз профилен тутырмаган, шуңа күрә дә аны икенче урынга гына калдырабыз. Лилия Сафинадан (электрон почта адресына караганда кулланучының исеме шундый) якындагы 1-2 көндә үз профилен тутыруын сорыйбыз.
Ә беренче урынны бу викторинада Мөслим районы Түбән Табын мәктәбенең I категорияле физика һәм математика укытучысы Зарипов Рафаэль Зиннур улы яулады. Без Рафаэль әфәндене чын күңелдән котлыйбыз һәм бәйгенең финал турына көтеп калабыз!
Өченче урынны безгә 4 кеше арасыннан сайлап алырга туры килде:
- Әлфинур Низамиева (Биектау районы, укытучы),
- Гөлфия Абдуллина (Бөгелмә районы, китапханәче),
- Рәйхан Габдушева (Пермь крае, укытучы),
- Гүзәл Рахманова (Биектау районы, китапханәче).
Әлеге кулланучылар арасыннан иң тиз җавап бирүче Рахманова Гүзәл Гатаулла кызы булды, ул викторинаны узуга нибары 8 минут 39 секунд сарыф иткән.
Игътибар! Ноябрь аенда үткәрелгән викторинабызда икенче урын Муллаян псевдонимлы кулланучыга бирелгән иде. Әмма, кызганычка каршы, әлеге кулланучы үз профилендә мәгълүматны тутырмады. Шуңа күрә дә без әлеге урынны Пермь крае Орда районыннан Рәйхан ханым Габдушевага бирергә булдык. Әлеге викторинада Рәйхан ханым бик яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм бу урын аңа лаек, дип исәплибез. Рәйхан ханымны 22 апрель көнне Татарстанга килә алыр һәм тантанада катнашыр, дип ышанып көтеп калабыз (lilies.safina2013@yandex.ru исемле кулланучы да үз профилен тутырыр, үз урынын башка кешегә бирмәс, дип ышанабыз).
Хөрмәтле кулланучылар!
4 апрель дүшәмбе көнне кич белән сезне ике яхшы яңалык көтә. Аның беренчесе - бу көнне сертификатлар сорату мөмкинлеге ачылачак. Икенче яңалык - без викториналарны үтү мөмкинлеген барлык теркәлгән кулланучылар өчен дә ачарга планлаштырабыз. Викторинаны үтүгә үк, кулланучы үзенең кайсы сорауларга дөрес, кайсыларына хаталы җавап бирүен белә алачак. Әмма бер минус - бәйгенең беренче туры тәмамланганнан соң гына викторина узган кулланучыларга сертификат тапшырылмаячак (!). Викториналар бары тик үз белемнәреңне сынап карау өчен файдалы ярдәмче булачак. Сертификатлар бары тик бәйгедә катнашкан кешеләргә генә тапшырыла!
Безнең әлеге бәйге барыгызга да ошагандыр, татар әдәбиятыннан белемнәрне ныгытырга мөмкинлек биргәндер, дип ышанып калабыз. Бәйгенең әле бары тик беренче туры гына тәмамланды, бәйгегә нәтиҗәләр 22 апрель көнне реаль режимда Кушлавычта ясалачак.
Киләсе бәйге 2016 елның сентябрь аенда башланачак. Әлеге бәйгене камилләштерү кирәкме, викториналарны кайсы татар шәхесләренә багышларга тәкъдим итәсез? Әлеге яңалык астында үз фикерләрегезне калдырсагыз, шат булыр идек.
Фикерләр
Ильфар
2 Апрель, 2016 - 09:27
Permalink
"...Мисал өчен"Әкияттә
"...Мисал өчен"Әкияттә кунакта" бәйгесе нәтиҗәләре игълан ителәчәк..." Әлеге бәйгегә эшләр 15нче апрельгә кадәр кабул ителә. Барлык катнашучыларга да Рәсәйкүләм конкурста катнашу турында бушлай электрон сертификатлар тапшырылачак. Инде эшләр акрынлап килә дә башлады, әлегә вакыт бар. Катнашырга рәхим итегез! Тулырак: belem.ru һәм qushlawich.ru (яңа тәрәздә ачылачак).