«Яшь татнетчылар» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә
31 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Татар сайтларын ясаучы укучы балалар, аларның укытучылары һәм әти-әниләре игътибарына!
«Яшь татнетчылар» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә! Бәйгене башлап җибәргән вакытта без гаризаларны 31 мартка кадәр кабул итәрбез дип килешкән идек. Язгы каникуллар булу сәбәпле һәм кайбер кулланучыларыбызның үтенече буенча бәйгегә гаризалар кабул итүне өч көнгә озайтырга булдык. Шул рәвешле, гаризаларны кабул итүнең соңгы көне - 3 нче апрель.
II Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесе турында тулы мәгълүмат: http://belem.ru/yash-tatnetchilar.
Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз!