Шәһәр һәм авыл мәктәпләре җитәкчеләре өчен курслар
23 Sep, 2008 Сылу 0
6-24 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының идарә һәм икътисад кафедрасы шәһәр/авыл мәктәпләре җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курсларын уздыра. Әлеге укыту 2008-2009 уку елына каралган курс чараларының план-проспекты нигезендә оештырыла.
Институтның рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, югары квалификациягә аттестацияне «Гомуми белем бирү оешмасын үстерүдә оештыру-икътисади һәм фәнни-методик үсешне тәмин итү” мәсьәләсе буенча үтәргә чакыралар.
Элемтә өчен телефон/факс: (843)-236-65-82.