Гиссен университеты профессоры Герд Херманн белән очрашу
Кичә Казан дәүләт университетының физика факультеты студентлары Гиссен университеты профессоры Герд Херманн белән очрашты. Билгеле булганча, безнең университет һәм Гиссен университеты арасында студентлар белән алмашу килешүе эшли. Шунысы да игътибарга лаек, анда бигрәк тә безнең физика факультеты студентларына ихтыяҗ зур.
Казан дәүләт университеты кебек үк Гиссен белем йорты да борынгылардан санала. 1607 елда ук нигез салынган университет 2007 елда үзенең 400 еллык юбилен билгеләп үткән. Герд Херманн университетлары һәм физика тарихында зур эз калдырга бөек галимнәрнең исемнәрен атады. Арада Нобель премиясе ияләре дә шактый иде. Алар рәтендә кунак-профессор Казан университеты профессоры, химик Николай Зининны да искә төшерде. Заманында Николай Зинин Гиссен университетының химия лабораториясендә эшләгән була.
Герд Херманн студентларга аларны аеруча кызыктырырлык юнәлешләр турында сөйләде. Бу Гиссен университетында актив алып барылган эксперименталь, гамәли, төш физикасы өлкәсендәге тикшеренүләр.