“ИДЕЛ КЫЗЫ - 2016” бәйгесе ачык дип игълан ителә!
Бүген "Идел" яшьләр журналы "Идел кызы" бәйгесенең чираттагысын игълан итте. Белем.ру порталы кулланучыларын әлеге бәйге белән якыннанрак таныштырабыз.
Быелгы бәйге ике этаптан торачак.
Иң элек сез «Идел» журналының «ВКонтакте»дагы төркемендә портрет фотогызны сайлап алып, үзегез турында кыскача гына язарга, фотогызны http://vk.com/album-86196948_229744005 адресы буенча “Идел кызы - 2016” альбомына урнаштырырга тиеш. Игътибар, сездән төркемдә теркәлгән булуыгыз һәм үзегезнең фотога тавыш бирүне сорап, репост ясавыгыз сорала. Фотолар 7 апрельгә кадәр кабул ителә.
Шуннан соң “Вконтакте”дагы альбомдагы фотолар өчен иң күп лайк җыйган алты кыз финалга чыгачак. Аларның фотолары idel-tat.ru cайтында урнаштырылачак һәм фотолар өчен сайтта тавыш бирү башлана. Бу этап 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. “Идел кызы – 2016” бәйгесенең җиңүчесе итеп иң күп тавыш җыйган катнашучы таныла. Психология мужчины нинди булуы бәйге нәтиҗәләренә тәэсир итми. 25 апрельдә җиңүчебезнең исеме игълан ителәчәк!
Җиңүче булгач, аңа бүләк тә кирәк!.. Яз җиткәндә, табигать яңарганда һәркемнең дә диярлек үзен яңача күрәсе, тоясы киләдер. Бигрәк тә кызларның. Шушы фикергә таянып, дизайнер һәм стилист Мира Рахматның әле күптән түгел генә Казанда ачылган концепт-бюросына юллама тапшырырга булдык. Хәтерләсәгез, Мира узган ел «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә оештырылган «Стилистлар көрәше» проектында катнашкан иде, бу өлкәдә тәҗрибәсе бай. Ул җиңүчегә үзенең киңәшләрен бирер, яңа образ тәкъдим итәр. Без исә, әлеге «тылсымлы әверелеш»нең шаһитлары буларак, барлык этапларын фото-видеога төшереп, интернет-ресурсларыбызда урнаштырырга, журналыбыз битләрендә бу хакта җентекләп язарга ниятлибез. Һәм, әлбәттә, җиңүченең фотосы һәм аның белән әңгәмә журналыбыз битләрендә басылып чыгачак.
Калган биш кыз да бүләксез калмаячак – ышаныгыз безгә! Гомумән, бүләкләр мулдан булачак, дип белдерә "Идел" журналы сайты.