БДИ һәм БРИ оештыруда җаваплы мәгариф идарәсенең муниципаль органнары вәкилләре өчен республикакүләм семинар-киңәшмә
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстанда 2008 елда бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм бердәм республика имтиханына (БРИ) әзерләү һәм аны үткәрү план-графигы нигезендә, шулай ук 2008-2009 уку елына БДИ һәм БРИны мәгълүмати һәм технологик яктан тәэмин итү максаты белән агымдагы елның 1нче октябрендә Республикакүләм семинар-киңәшмә уздыра. Алда ассызыклаганча, бирегә БДИ һәм БРИ үткәрүдә җаваплы мәгариф идарәсенең муниципаль органнары вәкилләре чакырыла. Семинарда 2008 елда узган БДИ һәм БРИ нәтиҗәләрен, 2008-2009 уку елына әлеге сынауны үткәрү өчен нинди эшләр башкарылырга тиеш булуын хәбәр итәчәкләр.
Шулай ук семинар кысаларында Татарстан Республикасында мәгариф сыйфатын бәяләүнең бәйсез дәүләт системасын үстерү мәсьәләләре дә каралачак.