Казан вокзалында – китап киштәсе
Хәзер ерак араларга йөрүче һәм шәһәр яны поездлары пассажирларының Казан шәһәр яны вокзалы бинасында юлга китап алу мөмкинлеге бар. Вокзалның кечкенә китап киштәсендә классикадан алып хәзерге заман китаплары һәм журналлар тәкъдим ителә.
“Юлга китаплар” проекты Казанның шәһәр яны вокзалы хезмәткәрләре көче белән оештырылган. Проектның максаты булып пассажирлар өчен уңайлыкларны арттыру тора.
Китаплар арасында Абай Кунанбаевның да әсәрләре бар, Абай Құнанбаев қара сөздері казакша сәхифәсендә исә аның иҗаты белән танышып була.
Пассажирлар басмаларны илебезнең эре вокзалларындагы шундый ук киштәләрдә калдыра ала. Теләүчеләр вокзалдагы кечкенә китапханәне үз китаплары белән тулыландырырга да мөмкин, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.