Хезмәтле кеше - хөрмәтле кеше
10 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Казандагы 49 нчы һөнәр училищесы укытучысы Гөлнур Ибраһимова
Безнең училищеда Татарстаннан гына түгел, күрше республикалардан килеп укучылар да бар. Алар татар телен төрле дәрәҗәдә белә.
Укучыларның сөйләм телен баету, дөрес язу күнекмәләрен үстерү, аңлап уку, сәнгатьле сөйләү осталыкларын арттыру максатыннан, алар үзләштерә торган һөнәр кысаларында класстан тыш чаралар уздырабыз. Игътибарыгызга тәкъдим ителгән КВН-дәресне урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары белән дә уздырырга мөмкин. Әлеге чарага әзерлек барышында балалар аш-су остасы һөнәре турында өстәмә мәгълүмат туплый, сүзлек байлыгын арттыра, белем алуда өстәмә чыганаклардан файдаланырга өйрәнә. Дәрес уртача катлаулылыкта булганлыктан, аны татар телен начар белүче яки рус телле балалар белән эшләгәндә дә файдаланырга мөмкин. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Хезмәтле кеше - хөрмәтле кеше | 8.43 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: