“Әкият” курчак театры Татарстан буйлап гастрольләргә җыена
10 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
14 марттан “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Татарстан районнары буйлап гастрольләргә җыена.
Театр коллективы балаларга Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Кәҗә белән Сарык” спектаклен тәкъдим итәргә ниятли. Әлеге спектакль 14 мартта – Алексеевск, 15е – Чистай, 16сы – Нурлат, 17се – Түбән Кама, 18е – Әлмәт шәһәрләрендә куела. Спектакль-тамаша мюзикл жанрында иҗат ителгән, ул яхшылык һәм яманлык хакында сөйли.