[б]-[п] авазларын чагыштырып ныгыту (логопедия: 4 сыйныф)
20 Feb, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Габдрахманова Нурия Равил кызы, ТР Арча районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”ның беренче категорияле логопед-укытучысы
[п] авазы – ирен тартыгы, шуңа күрә бу авазны өйрәнгәндә, иреннәрнең тиешле хәрәкәтен тәэмин итә, мимиканы ныгыта торган күнегүләр таләп ителә. Киләчәктә бу күнегүләр ирен белән әйтелә торган авазларның әйтелешен дөресләү өчен кирәк.
[б] авазының артикуляциясе [п] авазыныкы кебек үк. [б] авазын әйткәндә, тавыш ярылары үзара якынайган, киеренке хәлдә булып, һава агышы тәэсирендә калтырыйлар. [б] авазы бозылу ешрак очрый, ул саңгыраулаштырып, [п] авазы кебек әйтелә. [б] авазын дөресләүгә әзерлек итеп, шул ук ирен күнегүләре алына.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
[б]-[п] авазларын чагыштырып ныгыту (логопедия: 4 сыйныф) | 291.5 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: