Иярчен шарт җөмләләр
20 Feb, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Мингалимова Наилә Нәбиулла кызы, ТР Әлки муниципаль районы Түбән Әлки урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укытучы: укучылар, аналитик һәм синтетик җөмләләрнең саннарын күрсәтегез. Андагы бәйләүче чараларны табыгыз, аналитик, синтетик төрләргә аерыгыз.
Аналитик бәйләүче чаралар – шулай булса, юкса
Синтетик бәйләүче чаралар – са/сә, икән, исә, мы/ме сорау кисәкчәсе
- Аналитик иярчен җөмләләр синтетик иярчен җөмләләрдән нәрсә белән аерылалар? (хәбәр составында килә ...килми)
- Баш җөмләдән иярчен җөмләгә нинди сораулар куйдыгыз? (нишләсә?, нәрсә булса?, нинди шартларда?)
- -са, -сә кушымчалы нинди сүз төркеме бар? (шарт фг)
- Иярчен җөмләләрнең нинди төре бу сорауга җавап бирер?
Билгеләмәне дә чыгарыйк инде. Иярчен шарт җөмлә я баш җөмләнең шарт хәле урынында килә (мисаллар белән дәлилләгез), я мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән шарт хәлен ачыклый (мисаллар белән дәлилләгез).
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
8 нче сыйныфта татар теленнән "Иярчен шарт җөмләләр" темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе | 30.72 KB |
"Иярчен шарт җөмләләр" темасы буенча презентация | 435.36 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: