Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабы уза
Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабы дәвам итә. Кичә, 18 февральдә, Чистай шәһәрендә Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас, Норлат районнары укытучылары арасында зона этабы узды. "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабының зона турлары инде Кукмара, Алабуга, Лениногорск һәм Зәй районнарында булып узды.
Укытучылар ике номинациядә көч сынаша: "Ел укытучысы" (5 елдан артык педагогик стажы булганнар) һәм "Педагогик дебют" (3 елдан кимрәк эш стажы булганнар өчен). Конкурста катнашучы укытучылар заманча технологияләр, ФГОС таләпләре буенча укыту методикасын кулланып дәресләр һәм мастер-класслар үткәрергә тиеш.
Традицион дәрес алып барудан тыш, укытучылар "сингапур" технологияләрен дә актив куллана.