Татарстанда БДИны 17 меңнән артык кеше тапшырачак
Татарстанда БДИ - 2016га 17 меңнән артык катнашучы язылган. Искәртеп узабыз: быелга бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февраль көнне тәмамланды.
Профиль дәрәҗәдәге математиканы 11 меңнән артык укучы (2015 елда андыйлар 15 меңнән күбрәк булган), база дәрәҗәсендәге математиканы 10 меңнән артык (2015 елда 8 меңнән артык кеше) укучы тапшырачак.
Физикадан БДИны 5 меңнән артык, биологиядән 3 меңнән артык, химиядән 2 меңнән артык, информатика һәм ИКТдан 2 меңнән артык, тарих буенча 2 меңнән артык, инглиз теле буенча 2 меңнән артык һәм әдәбият буенча 1 меңгә якын кеше тапшырыр дип көтелә. Әмма әйтергә кирәк, узган ел мәктәп тәмамлаучылар саны да күбрәк булган - 18 меңнән артык. Җәмгыять белеме буенча имтиханга 1 меңнән артык (узган ел - 9 меңнән күбрәк), география буенча 100 дән артык (2015 елда 300 тирәсе) кеше язылган.
Имтиханарны яхшы тапшырып төрле уку йортларына үзең сайлап укырга керергә мөмкин. Мисал өчен, соңгы вакытларда дистанционное обучение за рубежом для азербайджанцев киң таралган.
2016 елда БДИны вакыннан алда 1 меңнән артык укучы тапшырачак.