Россиядә 11 меңнән артык мәктәп карантинга ябылган
9 Feb, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Грипп һәм кискен тын юлы авырулары аркасында Россиядә 11 500ләп мәктәп һәм 2 000нән артык балалар бакчасы карантинга ябылган. Бу хакта "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
"Без грипп һәм кискен тын юлы авыруларының югары дәрәҗәдә булган периодын күзәтәбез, – дигән РФ баш санитар табибы Анна Попова. – Әлбәттә, авырулар санын киметү тенденциясе бар. 2016 елның бишенче атнасында эпидемия чиге 68 төбәктә узылган. Аннан алдагы атнада андыйлар саны 74 иде".
Баш санитар табиб сүзләренчә, авыру март башында тулысынча чигенәчәк.