Яшь математиклар конференциясе
16 Sep, 2008 Сылу 0
28-30 октябьдә Кемерово Математик моделирование һәм мәгълүмати технологияләр буенча яшь галимнәрнең IX Россиякүләм конференциясе катнашучыларын кабул итәчәк.
Чарада катнашу өчен гамәли математика өлкәсендә тикшеренүләр алып барган яшь галимнәр, аспирант һәм магистрантлар чакырыла.
Конференция кысаларында "У.М.Н.И.К." программасы өчен яшьләрнең фәнни-инновацион проектлары да сайлап алыначак. Әлеге чара турында тулырак мәгъүмат www.ict.edu.ru сайтында.