"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең февраль ае викторинасы каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланачак
1916 елның 15 нче февралендә бөтен дөнья диярлек татар халкының бөек улы, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов, 15.02.1906 - 25.08.1944) тууына 110 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге уңайдан "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесенең дә февраль ае Муса Җәлилгә багышлана.
Белем.ру порталында "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кысаларында бүген Муса Җәлилгә багышланган интернет-ресурсларга сылтамалар урнаштырылды. Күп кенә ресурслар Белем.ру порталының үзендә дә бар.
Айның соңгы көнендә, 29 февраль көнне, порталда Муса Җәлилгә багышланган викторинада катнашып булачак. Викторинада катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты, шигърияте белән якыннан таныш булырга кирәк.
Бәйгедә Татарстан гына түгел, Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче татар әдәбиятын сөючеләр катнаша ала, яшь чикләүләре юк.
Халкыбызның әдәби җәүһәрләре, мәшһүр шәхесләре белән якыннан таныш булыйк, алар турында истәлекләрне саклыйк һәм гомерле итик! Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!