Туган илем – Татарстан (әдәби уку: 5 нче сыйныф)
Укытучы:
- Бүген без сезнең белән туган ил турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Туган илгә багышланган хикәя дә укырбыз. Әйдәгез әле, әйтеп карагыз, нәрсә ул Туган ил? Сез аны ничек күз алдына китерәсез? Шигырьдәге Туган ил турындагы җөмләләрне тагын ничек дәвам итеп була. (слайд № 2)
Балалар:
Туган ил ул – алтын басулар.
Туган ил ул – көмеш чишмәләр.
Туган ил ул – биек таулар, киң болыннар.
Туган ил ул – чәчәкле җәйләр, карлы кышлар, ямьле язлар, алтын көзләр.
Туган ил ул – завод-фабрикалар, мәктәпләр.
Туган ил ул – без яшәгән авыл, өй.
Туган ил ул – әти белән әни, әнием җырлаган бишек җырлары, әбием сөйләгән әкиятләр, аның чулпы моңнары һ.б.
Укытучы. Балалар, сез бик дөрес уйлыйсыз. Ә хәзер әйтегез әле: кешенең ничә туган иле була?
Балалар: Кешенең дә, хәтта кошларның да туган иле бары тик бер генә була.
Укытучы. Әйе, балалар, Туган ил, Ватан, әни кебек, бары тик бер генә була. Бик изге дә, бик кадерле дә ул. Юкка гына “Туган илең – туган анаң” димәгәннәр. Ә сезнең белән безнең туган илебез нинди ил соң? Ул ничек атала?
Укучылар: Безнең туган илебез – Татарстан.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Туган илем – Татарстан (әдәби уку: 5 нче сыйныф) | 132.23 KB |