Урта һөнәри уку йортларын кызыл дипломга тәмамлаучылар вузга кергәндә өстәмә баллар алачак
28 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Урта һөнәри белем бирү йортларын кызыл дипломга тәмамлаган абитуриенлар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алачак. Бу хакта Россиядә Студентлар омбудсмены рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шуны билгеләп узыйк: моңа кадәр бу төр дипломнар исәпкә алынмаган. Шул ук вакытта урта гомумбелем бирү йортлары чыгарылышларының мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлау турындагы аерым үрнәктәге аттестаты югары уку йортына кергәндә игътибарга алынган. Шуңа абитуриенлар вузга укырга кергәндә тигезсез хәлдә булган", – диелә сайтта (Создание сайтов Киев).
РФ Студентлар хокуклары буенча вәкаләтле Артем Хромовның бу инициативасы хакимият органнары тарафыннан хупланган һәм вузга кабул итүнең яңа кагыйдәләрендә чагылыш тапкан, дип ассызыклана хәбәрдә.