"Үсә торган организм яраклашуының физиологик механизмнары"
15 Sep, 2008 Сылу 0
2008 елның 3-5 октябрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында шушы исем астында IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак.
Конференция Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, биология фәннәре докторы, профессор Фәрит Гәбделхак улы Ситдыйковның юбилеена багышлана, дип хәбәр итә университетның рәсми сайты.