Биология укытучылары игътибарына!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының табигать фәннәре дисциплиналарын укыту методикасы кафедрасы биология укытучылары өчен квалификация күтәрү курсларын уздырырга планлаштыра. Әлеге курслар “Укытучының һөнәри компетентлыгы - белемнең сыйфатын үстерү шарты” проблемасы буенча югары һәм беренче квалификациягә аттестация узучылар өчен оештырыла.
Курс программасында бүгенге заман шартларында биология укытучысының һөнәри компетентлыгын үстерү, укыту процессына заманча белем бирү технологияләрен кертү кебек һәм күп кенә башка укытучылар өчен актуаль проблемалар каралачак. Укыту 13-31 октябрь аралыгында өч атна дәвам итәр, дип планлаштырыла. Үткәрү адресы: Казан шәһәре, Оренбург Тракты, 4А йорт.
Әлеге укулар барышында укытучылар квалификация күтәрү сынаулары да узачак. Аны уңышлы тапшыручыларга алынган квалификацияләрен дәллиләүче белешмә бирү дә каралган.
Курсларга килгәндә укытучылар үзләре белән программалар, дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар конспектлары кебек шәхси методик эшләнмәләрен дә алып килергә тиеш.
Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты рәсми сайтыннан белеп була.