Чаллыда "Татар егете - 2016" бәйгесе башлана
2015 елның сентябрь аенда Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә “Татар егете-2016” төбәкара милли проекты эшли башлаган иде. Анда 15тән 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Сайлап алу туры 1 октябрьдән 18 февральгә кадәр дәвам итә.
Татар егетләре алдында торган сынаулар шактый. Аларны лаеклы үтү өчен зиһенлелек, иҗадилык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәбият-сәнгатен белү һәм нинди дә булса иҗади осталыкка ия булу кирәк.
Бәйгенең шәһәр ярымфиналы 2016 елның 18 февралендә “Шатлык” яшьләр үзәгендә үтә. Шәһәр этабы финалы һәм төбәкара сайлап алу туры мартка тәгаенләнә. 7 апрельдә – төбәк этабының суперфиналы.
Катнашу өчен гаризалар электрон почта аша (хат темасын “татар егете” дип күрсәтеп) түбәндәге адрес белән җибәрергә мөмкин: mc-shatlyk@mail.ru Белешмә өчен телефон: (8552) 39-94-85.