Татар мәктәпләре өчен яңа дәреслек
15 Sep, 2008 Сылу 0
Башлангыч татар мәктәпләре өчен “Русский язык, 2 класс” исемле дәреслекнең яңа басмасы дөнья күрде. Әлеге хезмәтнең авторы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Ягъфәрова Рәдинә Хәким кызы. Бу һәм 1нче сыйныфлар өчен чыгарыла торган дәреслекләр хәзер Икенче буын өчен мәгариф стандартларын исәпкә алып әзерләнә.
Без сүз йөрткән китапта укыту материаллары дәресләп бүленгән. Дәреслекнең беренче өлешендә 65 дәрес иде, ә өченчесендә 195 булыр дип планлаштырыла, диелгән әлеге Институтның рәсми сайтында. Дәреслекнең үзенчәлекләре күп. Шуларның берсе - һәр дәрес нинди дә булса тема белән исемләнгән.