Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың читтән торып үтү туры нәтиҗәләре билгеле
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың читтән торып үтү туры тәмамлануы турында хәбәр итә. Йомгаклау турына үтү баллары Казан (Идел буе) федераль университетының рәсми сайтында урнаштырылган.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, татар теленнән IV Халыкара олимпиадада «Татарстан Республикасының рус телендә белем бирү оешмаларының рус теле укучылар төркеме» категориясендә катнашкан һәм иң күп балл җыйган (45 б. – 100%) 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен 2016 елның 15 нче гыйнварыннан 21нче гыйнварына кадәр өстәмә тур үткәрелә.
Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың төп турына узган укучылар һәм студентлар исемлеге 2016нче елның 31 гыйнварына кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты рәсми порталында һәм Министрлык сайтында (ред. Һәм, әлбәттә, Белем.ру порталында) урнаштырылачак.