Бөтенроссия Муса Җәлил укулары герой-шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышланачак
12 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
2016 елда Бөтенроссия М. Җәлил укулары герой-шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышланачак. Укуларда “Муса Җәлил: ХХI гасыр кыйммәтләре призмасы аша тормыш һәм иҗат” темасы яктыртылачак.
Фикер алышу мәйданнарында Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты, аның әсәрләренең теле хакында сөйләшү ниятләнә. Моннан тыш, мемориаль музейлар, аларның эшчәнлеге һәм үсеше хакында да сүз булачак.
Муса Җәлил укуларында катнашу өчен 15 гыйнварга кадәр заявка һәм тезисларны Муса Җәлил музей-фатирына (Казан шәһәре, М. Горький урамы, 17 нче йорт) яки muzjalil@mail.ru электрон адресына юллау шарт.
Бу хакта ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.