«Зилант-2016» XVI ачык шәһәр экологик форумына эшләр әле дә кабул ителә
КФУның “Уникс” комплексында 29 гыйнварда “Зилант” XVI ачык шәһәр экологик форумы була. Эшләрнең темасы – “Татарстан туфракларын саклау проблемалары”. Быел аеруча игътибар күләмле оештыру (агитбригадалар) һәм табигать саклау секцияләренә юнәлтеләчәк. Форумда актив катнашучылар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын Үзәк территориаль идарәсенең грамоталары белән бүләкләнәчәк, диелә әлеге министрлык хәбәрендә.
Форумның юнәлешләре һәм номинацияләре:
- Фәнни-тикшеренү юнәлеше. Докладлар “Флора, үсемлекләр экологиясе”, “Фауна, хайваннар экологиясе”, “Биоиндикация”, “Су проектлары. Гидроэкология”, “Аэроэкология”, “Аңлы кеше: социаль экология, психология”, “Индустриаль экология”, “Кеше саулыгы һәм экология” дигән 8 секциядә тыңлана.
- Күләмле оештыру юнәлеше (агитбригадалар номинациясе). Чыгышларның теманы ачуы, үзенчәлеге, тәэсирлеге, секциядә формалаштырылган төстә тапшырылган сценарий бәяләнә. Номинациядә шәһәрнең һәр районыннан берәр – барлыгы 7 агитбригада катнаша.
- "Татарстанда биологик төрлелекне һәм табигый байлыкларны саклау проблемалары" дигән табигать саклау юнәлеше. Секциядә шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү, мәктәп яны территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү, кышлаучы кошлар өчен җимлекләр ясау һәм аларга җим салу, сыерчык оялары элү, төрле табигать саклау акцияләре оештыру һәм прочистку канализации үткәрү кебек чаралар, аларда шәхсән катнашу турындагы хисаплар тыңлана.
- Форум темасы буенча агарту-тәрбия юнәлеше. Конкурс стена газеталары, әдәби иҗат (хикәя), плакатлар дигән өч номинация буенча читтән торып катнашлы үткәрелә.
Укучы балаларның интеллектуаль иҗаты өчен шартлар тудыруга, өлкән класс укучылары белән профильле эшләүгә юнәлтелгән бу чара 2001 елдан үткәрелеп килә. Оештыручылары – Казан шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты.
Эшләр 25 гыйнварга кадәр Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәгендә кабул ителә (420061 Казан ш., Космонавтлар ур, 57; тел./факс: 273-48-55).
Фикерләр
shaki-ramil
11 гыйнвар, 2016 - 13:36
Permalink
Эшләрне ничек җибәрергә!
Эшләрне ничек җибәрергә!
Раил Гатауллин
11 гыйнвар, 2016 - 14:07
Permalink
Элемтәгә кереп белешегез
Элемтәгә кереп белешегез, яңалыкта телефон күрсәтелгән: тел./факс: 273-48-55
Ихтирам белән, Раил Гатауллин