БДИсыз булмый!
11 Sep, 2008 Сылу 0
2009 елдан алып мәктәп укучыларының чыгарылыш аттестациясе бары тик Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча гына башкарылачак. Бу турыда Дәүләт Думасының Мәгариф буенча комитет рәисе Григорий Балыхин хәбәр итте. Шулай ук киләсе елдан моңарчы үз көчендә булган “плюс бер балл” системасы да юкка чыгарылачак.
2009 ел чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри рәвештә математика һәм рус теленнән, һәм үз сайлауры буенча тагын өч предметтан БДИ бирәчәк. Ләкин тагын бер мәҗбүри имтиханны регион билгеләячәк. Мәҗбүри имтиханнар исемлегеннән математика дисциплинасын алып ташлану ихтималы нульгә тигез.
Чыганак: www.5ballov.ru