Дәүләт Думасы эшкә керешә
Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы Депутатлары җәйге ялларыннан кайтып, эшкә кереште. Ә эш кызу булачак. Көз ахырына кадәр генә алар кулы астыннан 16 закон проекты үтү планлаштырылган. Алар барысы да мәгариф өлкәсенә кагыла. Шулардан 4се кабул ителәчәк. Бу турыда Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе Григорий Балыхин хәбәр итте.
Беренчеләрдән булып федераль университетлар эшчәнлеген көйләүче закон каралачак. Аны октябрь ахырында ук тикшерәчәкләр. Балалар өчен өстәмә белем бирү оешмалары рәтенә спорт мәктәпләре дә кертелүе ихтимал. Бу турыда закон проекты да игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә Россиядә 4 мең спорт мәктәбе бар икән.
Ләкин шушы көнгә кадәр аларның статусы билгесез. Тагын бер уңай үзгәреш: киләчәктә спорт һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулаганнарга гына түгел, анда призлы урын алганнарга да югары уку йортларына укырга керү җиңеляәчәк. Шулай ук стройотрядлар статусына да төгәллек кертәргә җыеналар.
Балыхин фикеренчә, Ерак Көнчыгыш федераль университетын булдыру турындагы карар агымдагы ел азагына кабул ителергә мөмкин. Ягъни бу эш федераль университетлар турындагы закон проекты кабул ителгәч мөмкин булачак. Әлеге закон проекты нигезендә федераль университетлар үз мәгариф программаларын төзү мөстәкыйльлеген ала. Мондый уку йортларының ректорлары 5 елга хөкүмат тарафыннан билгеләнә. Өстәвенә, һәр федераль статуслы университетта президент сайланылачак һәм попечительләр советы булдырылачак. Ел саен университет үзенең гыйльми һәм хуҗалык өлкәсендәге эшчәнлеге хакында ачык хисап эшләячәк. Шул ук вакытта мондый уку йортына акча табуга корылган эшчәнлек белән шөгыльләнү дә тыелмый.
Кызыклы факт: узган 2007 елда мәгариф өлкәсендә 10 федераль закон кабул ителде. Ләкин Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы закон астөшермәләрен кабул итеп өлгермәү сәбәпле, алдагы норматив документларны тормышка ашыру тоткарлана.
Чыганак: www.5ballov.ru