Кышкы каникул 28 декабрь көнне башлана
24 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстанда мәктәп укучыларының 28 декабрьда кышкы каникуллары башлана. Яллар 10 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Каникул вакытында мәктәп укучылары төрле бәйрәм чараларында катнаша ала. Бәйрәм чаралары инде каникулга кадәр үк башлана. Әйтик, 25 декабрьдә Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда республиканың 3 меңләп укучысы өчен Чыршы бәйрәме уза. 26 декабрьда Татарстанның 106 мәктәп укучысы Мәскәүдә Президентның чыршы бәйрәмендә катнаша.
Каникул вакытында Татарстанның 13 меңләп укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итә ала. Алар муниципалитетларда 28 декабрьдан 9 гыйнварга кадәр эшли. Исегезгә төшерәбез, Казанда кышкы мәктәп яны лагерьлары эшләми.