"Ана теле" проекты янәдән укучылар җыя
21 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телен өйрәнергә теләгән һәркемне "Ана теле" проекты кысаларында онлайн укуларга чакыра. Министрлык мәгълүматлары буенча инде 20 мең кеше әлеге курсларда уңышлы укып чыккан. Һәм хәзерге вакытта укучыларның яңа группасын җыю бара. Әлеге төркем "Ана теле" проекты курсларында 1 февральдән башлап укый башлаячак.
"Ана теле" проекты кысаларында татар телен өйрәнергә теләгән кешеләргә 30 декабрьгә кадәр министрлыкка бу теләген хәбәр итәргә - Guliya.Musina@tatar.ru адресына гаризаны беркетеп юлларга кирәк.
Гариза формасын һәм укырга чакыру хатын әлеге яңалыкка беркетәбез.