"Ай ресурсы" бәйге-акциясе кысаларында Белем.ру порталыннан Яңа ел бүләге
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Бүген "Ай ресурсы" бәйге-акциясенең ноябрь ае җиңүчесен ачыклар вакыт килеп җитте. Тавыш бирү инде ябык, ә нәтиҗәләр билгеле. Әйдәгез, аларга күз салыйк.
Ноябрь аенда кулланучыларыбыздан барлыгы 10 ресурс кабул ителеп урнаштырылган иде. Иң күп тавышны "Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә" дип исемләнгән сценарий җыйды (166 тавыш кабул ителде), шуның кадәр үк кеше әлеге ресурс битенә кереп аның белән танышып чыккан.
Икенче урында - "Татар теленнән БДТның һәм БДИның С өлешенә әзерләнү өчен әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗатыннан аргументлар" дип исемләнгән ресурс. Әлеге ресурс 67 тавыш җыйды, әмма аның белән танышучылар, бу ресурсны кулланучылар саны 300 дән артып китте.
Без һәрвакыт порталыбыздагы ресурсларның башкалар өчен файдалы булуын телибез һәм андый ресурс авторларын хупларга тырышабыз. Шуңа күрә дә, Яңа ел алдыннан без берьюлы ике ресурс авторына сертификатлар бирергә булдык һәм берьюлы ике ресурска "Айның иң яхшы ресурсы" исемен бирәбез.
Киләчәктә дә Белем.ру порталында файдалы, яхшы ресурслар урнаштырылу дәвам итсен, татар теленең, татар мәгарифенең дәрәҗәсе үссен дигән теләктә калабыз.
Фикерләр
Айгөл Хәбибуллина
23 Декабрь, 2015 - 08:01
Permalink
Бик зур рәхмәт!
БЕЛЕМ.РУ җәмгыятенә, ресурс өчен тавыш бирүчеләргә һәм файдаланучыларга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. БДТга әзерләнү өчен ресурсымны бәйгедә катнашудан бигрәк, укучыларга ярдәме тисен дип җибәргән идем. Аны без укучыларым белән бергә имтиханга әзерләнгәндә төзедек. Алар: "Сочинение язганда бик файдалы булды", - дигәч урнаштырырга булдым. Бу җиңү, минем генә түгел укучыларымның да җиңүе! Барыгызга да рәхмәт!