Казанда гомумреспублика ата-аналар җыелышы үткәрелде
18 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Кичә Казан IТ-паркында, Татарстанда беренче тапкыр буларак, гомумреспублика ата-аналар җыелышы үткәрелде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашкан әлеге чарага яшь татарстанлыларның әти-әниләре, республика мәктәпләре директорлары һәм укытучылар чакырулы иде. Чараны “Талантлар ачык университеты” автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештырган.
Ата-аналар җыелышын талантлар университетының фәнни җитәкчесе, педагогик фәннәр докторы Сергей Гиль алып барды, әлеге җыелышның интернет аша трансляциясе язмасын карарга тәкъдим итәбез.