Татарстан чыгарылыш классларының йомгаклау иншасы нәтиҗәләре билгеле
Татарстан чыгарылыш классларының йомгаклау иншаларын һәм изложениеләрен тикшерү, эшкәртү төгәлләнде.
Искәртеп үтик: Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16235 укучы 2 декабрьдә йомгаклау иншасын, 389 укучы изложение яздылар. Иншага 146 укучы, изложениегә – 40 укучы килмәгән. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 34е инша буенча “незачет” алган, бу 0,21 процент тәшкил итә, изложение язганнарының барысының да эшләре “зачет” дип бәяләнгән.
Инша язганнарның күпчелеге (54,9 процент) “Мәхәббәт кешедә нинди сыйфатларны ача” темасын сайлаган. Катнашучыларның 17,8 проценты “Сез тормыш юлы – даими сайлау, дигән фикер белән килешәсезме?” темасына өстенлек биргән.
Иншадан “незачет” алган яисә йомгаклау иншасына яки изложениесенә җитди сәбәпләр белән килә алмаган укучыларга эшләрен 2016 елның 3 февралендә һәм 4 маенда яңадан язу мөмкинлеге каралган.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының әлеге категориясе өчен мәктәпләрдә өстәмә дәресләр оештырылачак.