“Татарстан варислары”на 25 яшь!
Бүген, 17 декабрьдә, Казанда балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарә органнарының “Без бергә”/“Мы вместие” республика слеты узачак. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә. Чара, “Татарстан варислары” берлеге төбәк балалар иҗтимагый оешмасының 25 еллыгы уңаеннан, оештырыла.
Слет эшендә балалар иҗтимагый оешмалары, республика мәктәпләре базасында булдырылган укучылар үзидарәләре органнары җитәкчеләре һәм активистлары – җәмгысе 500ләп кеше катнашыр дип планлаштырыла.
Чара кысаларында балалар иҗтимагый оешмаларының һәм ТР муниципаль районнарының укучылар үзидарәләренең уңай тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк интерактив мәйданчыклар булдырыла.
Слетны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эш үзәге һәм “Татарстан варислары берлеге” төбәк балалар иҗтимагый оешмасы уздыра. Чара ахырында резолюция кабул итү күздә тотыла.