belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Хәсән Туфан тормышы. Иҗатының үзенчәлекле сыйфатлары

Хәсән Туфан тормышы. Иҗатының үзенчәлекле сыйфатлары

13 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Хәсән Туфан тормышы. Иҗатының үзенчәлекле сыйфатлары
Ресурс авторы: 
ТР Әлки муниципаль районы Түбән Әлки урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингалимова Наилә Нәбиулла кызы

“Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарә тулысынча олы әдип язмышына туры килә. Шагыйрьнең исемен без Х.Туфан дип сөйләшсәк тә, бу аның кушаматы гына икән. Чын исеме аның – Хизбулла.

Аксубай районы Иске Кармәт авылында 1900 елның 9 нчы декабрендә 10 нчы бала булып Хизбулла исемле бер малай дөньяга килә. Аларның авыллары көчләп чукындыруга эләгә, ләкин кешеләр рус диненә күчүдән баш тарталар. Никахлар чиркәүдә теркәлмәгәнлектән, балалар ана исеме белән йөртелергә тиеш була. Әнисенең исеме Гөлзизә булганга, Хизбулланың фамилиясе Гөлзизин дип алына. “Туфан” фамилиясенең барлыкка килү тарихы да бар. Бер шигыренә ул бабасының кушаматы булган “Дуфан” ны псевдоним итеп ала. Редактор аны “Туфан” дип төзәтә. Шулай итеп, татар поэзиясендә Туфан фамилияле шагыйрь барлыкка килә.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Хәсән Туфан тормышы. Иҗатының үзенчәлекле сыйфатлары25.23 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Тематика: 
Хәсән Туфан
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 13.12.2015 - 11:01): http://belem.ru/node/6112