А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре
12 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Казан шәһәре Идел буе районы 35нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Бүлек темасы (әсәр исеме, авторы): М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повесте.
1 нче дәрес темасы: Язучы Марат Кәбировның тормыш юлы һәм иҗат юнәлеше.
2 нче дәрес темасы: “Мәхәббәттән җырлар кала” (Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү).
3 нче дәрес темасы: Марат Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестеның бүгенге көн белән аваздаш булуы.
Планлаштырылган нәтиҗәлелек:
Предмет буенча:
- Әсәргә анализ ясау ысулларын үзләштерү, әсәрнең сюжетын синтезлый белү, автор кулланган алымнарны табарга өйрәнү, әсәрнең темасын,идеясен, проблемасын, автор фикерен билгеләргә өйрәнү. Әсәрне укый белү, укыганны үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм әсәрнең катнашучыларын табу, персонажлар арасыннан төп персонажны аерып ала белү күнекмәләрен үстерү.
Метапредмет:
- Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Дөрестән дөрес түгелне аера белү, нәтиҗәләр формалаштыру, укыганны анализлау.
- Укучыны үз холык-фигылен, эш-гамәлләрен контрольдә тотарга, үз рухи дөньясын баету өстендә эшләргә өйрәнү;
- Әдәби-мәдәни мәгълүматлар алу өчен төрле чыганаклардан файдаланырга күнектерү.
Шәхескә кагылышлы:
- Тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү.Гоомумкешелек кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү.
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: