«Яшьләр фәнни эзләнүдә» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе
Иртәгә, 2015 нче елның 11 нче декабрендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Яр Чаллы шәhәре башкарма комитеты мәгариф hәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат базасында «Яшьләр фәнни эзләнүдә» республика фәнни-гамәли укучылар конференциясен үткәрә. Чара әдәбият елы кысаларарында, эзләнү эшчәнлеге аша укучыларның иҗади фикер йөртүләрен, интеллектуаль сәләтләрен активлаштыру максатыннан чыгып 8-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелә.
Конференциядә катнашу өчен экспертлар комиссиясе тарафыннан 120 артык фәнни-гамәли эш сайланып алынган. Аларны тикшерү өчен Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты галимнәре, Яр Чаллы шәhәренең мәгълүмати-методик үзәге укытучылары, белгечләр чакырылган.
Конференциядә катнашучыларга – сертификатлар, җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларга – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылачак.