Галиәсгар Камал театры гастрольләргә чыга
1 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
11-18 февраль көннәрендә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә Камал театрының традицион гастрольләре узачак. Афишада алты спектакль тәкъдим ителә, шул исәптән араларында премьера да бар.
Әлеге спктакльләргә билетларны инде хәзердән үк Камал театры сайтының “Афиша-Гастрольләр” бүлегендә сатып алырга мөмкин.
Түбән Кама:
- 11 февраль 18.00 “Мәхәббәт FM”, И.Зәйниев, Халык иҗаты йорты.
Чаллы:
- 12 февраль, 19:00, «Галиябану», М.Фәйзи, «Энергетик» мәдәният йорты.
- 13 февраль 12:00, «Галиябану», М.Фәйзи, «Энергетик» мәдәният йорты.
- 13 февраль, 19:00, «Гөргөри кияүләре», Т.Миңнуллин, «Энергетик» мәдәният йорты.
- 14 февраль, 12:00, 18:00, «Мәхәббәт FM», И.Зәйниев, «Энергетик» мәдәният йорты.
- 15 февраль, 12:00, «Кәҗә, сарык һәм башкалар», И.Зәйниев, «Энергетик» мәдәният йорты.
- 15 февраль, 19:00, «Җанкисәккәем», Т.Миңнуллин, «Энергетик» мәдәният йорты.
- 16 февраль, 19:00, “Сөясеңме, сөймисеңме...”, Ф. Буләков, «Энергетик» мәдәният йорты.
Әлмәт:
- 17 февраль, 12:00, «Кәҗә, сарык һәм башкалар», И.Зәйниев, Әлмәт драма театры.
- 17 февраль, 19:00, “Сөясеңме, сөймисеңме...”, Ф.Буләков, «НЕФТЬЧЕ» мәдәният йорты.
- 18 февраль, 19:00, «Мәхәббәт FM», И.Зәйниев, «НЕФТЬЧЕ» мәдәният йорты.