“Гаилә белеме” дәресе мәҗбүри укытылырмы?
Татарстан җәмәгатьчелеге Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына федераль дәүләт белем бирү стандартына “Гаилә белеме” дәресен кертергә тәкъдим итте.
Мәгълүм булганча, Татарстан мәктәпләрендә “Гаилә белеме” электив курсы тәҗрибә рәвешендә 2012 елдан укытыла башлаган иде. Аның авторы – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты професоры, “Россия гаиләсе” Милли иҗтимагый комитетының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Лидия Карцева. Үсеп килүче буында гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү максатын тоткан дәресләр үткәрү тәҗрибәсен Россиядә шулай ук Пенза төбәге үзләштерә.
“Гаилә белеме” курсын федераль дәүләт белем бирү стандартына кертү мөһимлеге турында Татарстан Дәүләт Советының Светлана Захарова рәислегендәге Социаль сәясәт буенча комитеты һәм депутат хатын-кызларның “Мәрхәмәт” берләшмәсе оештырган “түгәрәк өстәл”дә сөйләштеләр. “Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре. Гаилә һәм балалар мәнфәгатендә дәүләт һәм җәмгыятьнең социаль хезмәттәшлеге” мәсьәләләре күтәрелгән бу җыелышта республиканың социаль тармакларга җаваплы министрлыклары, ЗАГС идарәсе, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, хокук яклаучылар катнашты.
Заманча шартларда үсеп килүче буынны укыту-тәрбиягә яңача караш таләп ителүен ассызыклап, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Сафина сөйләгәнчә, Татарстанның өстәмә белем бирү системасында “Гаилә белеме” дәресләре укытылуын ата-аналар да хуплый. “Әмма бу эш җиңел бармый, укыту программасы юк дәрәҗәсендә. 2014 елда “Гаилә белеме” дәресләренә 422 мәктәп кушылган булса, быел – азрак. Соңгы елларда “Гаилә белеме”н укыту өчен 450 мөгаллим әзерләнде. Әлегә бу курс дәрестән тыш кына укытыла”, – ди министрлык вәкиле.
Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева сүзләренчә, бүгенге көндә гаиләдә һәм җәмгыятьтә хөкем сөргән кризис иң югары ноктасына җитеп килә. Шуңа күрә мәктәп программасына “Гаилә белеме” дәресен кертү – замана таләбе. Әмма бу мөмкинлек һаман да өлешчә генә файдаланыла. Югыйсә, “Гаилә белеме” дәресен мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә укыту тәкъдиме белән Татарстан Мәскәүгә инде бер ел элек мөрәҗәгать иткән иде. “Элек мәктәпләрдә “Гаилә мөнәсәбәтләре этикасы” дигән дәресләр укытылды. Гаилә кыйммәтләре юкка чыгып барган заманча дөньяда без гаилә төзү һәм аны саклау темасына аеруча зур игътибар бирергә тиешбез. Балаларның гаиләгә мөнәсәбәтен кечкенә яшьтән тәрбияләргә кирәк. “Гаилә белеме” 5-6 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр укытылырга тиеш. Аны югары уку йортларында да дәвам иттерү артык булмас”, – дип исәпли Татьяна Воропаева. Шулай итеп, якын арада Татарстан янә Россия Мәгариф һәм фән минстрлыгына мөрәҗәгать итәчәк.
Республикада гаиләләрне ныгыту, аерылышуларны киметү йөзеннән депутат ханымнар республиканың Министрлар Кабинетына Татарстанда гаилә сәясәтен үстерү концепциясен эшләүне тизләтү, гаилә, ана, ата һәм бала мәсьләләрен чишүдә иҗтимагый оешмалар һәм дини оешмалар белән эшчәнлекне активлаштыру йөкләмәсен дә бирде. Шулай ук Мәдәният министрлыгына гаилә традицияләрен, ә “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы алдында матбугат чараларында гаилә кыйммәтләрен танытуны бурыч итеп куйды.